Канауда
70-нче еллар. Коз. Сарманнын централь урамында, Ленин урамында, чокырлар казылган. Канализация, ягъни, очен.
Тон. Бер ару гына салган шэулэ куренэ. Берузе. Фонарлар уты аз, карангы - диярлек.
Селкенеп кенэ килгэн юлдан, бу исерек тошеп киткэн канауга.
Канауда юеш. Исерек торып баса да менэргэ маташа. Канаудан чыгарга авыр - балчык уала да, исерек тагын тошеп китэ.
Тагын бер "попытка" - тагын тошеп китэ.
Тагын бер - тагын тошеп китэ...
Тэмэм туя исерек. Карап-карап тора да канаудан оскэ:
- Тагын бер тапкыр маташып карыйм да, булмаса, ойгэ кайтып китэм!
Риза-бэхиллек...
Шул ук 70-нче еллар. Сарман клубында бик чая хэм уткен егет эшли. Исемен - Хэмит, диярбез.
Кызу жэй коне. Бу, шунда эшлэуче кызларга тэкъдим ясый, Минзэлэгэ су керергэ тошэргэ.
Тошеп китэлэр очэулэп: Хэмит, Рузалия хэм тагын бер кыз.
Еракка тугел, купер кырыена гына. Кызлар су керэлэр бер жирдэ, улэндер - агачтыр каплаган жирдэ, Хэмит - ерактарак.
Лэкин, элбэттэ, бер-берсен курэлэр. Лэкин карамаска тырышалар.
Э плавки юк вакыт бит. Хэмит су кереп чыккач, салып трусигын сыгып маташа. Лэкин шома Хэмитнен кодэрэтле хэм дэртле чагы.
Куренэсе килэ кызларга.....
Кызлар карамыйлар, элбэттэ.
Шунда Хэмит (беренче сузне кычкырып, паузадан сон - калганнарын тыныч кына):
- Рузалия!!!.... карама, риза-бэхиллегем юк!
"Гарк"
90-нче еллар. Француз технологиясы буенча чогендер утырталар районда. Яна новаторское решение, ягъни...
Махсус Франциядан бер француз белгечен чакыртканнар. Бу француз - басуда, тракторлар янында....
А анда тракторда Мэхмут абзый (шулай дип атыйк) эшли. Гомер буе "Татарстан", сонырак, исеме алышынгач,
"Якты кон" колхозында эшлэгэн ул тракторда. Алдынгы механизатор.
Шулай сореп бара икэн бу басуда, каршына кулын болгый-болгый француз килеп чыккан. Узе нидер акыра французча, анлатадыр инде, бичара, дорес чэчмисен дип.....
Мэхмут абзый тынлап-тынлап торган да, ачуы чыгып:
- Чистый надаел син, француз! Гарк!
Сонгы сузен, "гарык" - дигэн сузне, франуцзчалаттырып - "гарк", диеп. Житмэсэ эле, кулын муен тирэсеннэн йорттереп...
... Француз глава администрации янына барып зарланган, элэклэгэн. "Мине суям ди трактористыгыз, гарк, ди".....
... Ахыры кызык тугел: Мэхмут абзыйны эштэн алдылар....
Менэ сина - "гарк".
Борын
2004 ел.
Сарманнын РСУыгамы, ЖКХгамы финанс тикшеру килгэн. Тикшеруче бухгалтернын эше куп - Сарманнан сон Мослимгэ дэ барасы бар икэн.
Житмэсэ борыны да тыгылган - салкын тигэн. Насморк, ягъни...
Эше беткэч мона машина биреп (шофер белэн) илтеп куярга уйлаганнар Мослимгэ.
Киткэннэр болар "Волгада": шофер hэм бухгалтер.
Шофернын эче бора икэн... Нидер ашагандыр инде....
Тузеп-тузеп барган да, "эй, монын насморк" бит эле дигэн дэ, жиффэргэн берне...
Бухгалтернын реакциясы юк. Шофер тагын берне "фырт" иткэн.
Тагын бернинди реакция юк.
Кыскасы, юл буе шофер, эче авыртып, жиффэреп барган....
... Мослимгэ житкэннэр. Туктап тошерэ икэн бухгалтерны. Тошкэндэ, бухгалтер, борылып - шоферга:
- Ну, апаем, кичэ улэксэ ашагансын бугай!
Дэвамы булачак...
|